Кама Тамагында югалган яшь егетне эзлиләр: моңа кадәр ул сөйгән кызы белән аерылышкан

Кама Тамагы районында ата-ана гаризасы буенча полиция яшь егетне эзли. Моңа кадәр аларга улларыннан бик моңсу смс-хат килгән. Шуннаң соң алар полициягә мөрәҗәгать итәргә булган.

Ике ай элек егет сөйгән кызы белән аерылышкан һәм бу уңайдан бик борчылган.

Әти-әнисе аның белән ниндидер начар хәл булган дип курка. Егетнең машинасы яр буенда калган, ләкин үзен әлегә тапмаганнар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү