Татарстанда 33 градус эссе булачак

Бүген Татарстанда температура +32 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Сишәмбе көнне, 10 июньдә, температура +28дән +33 градуска кадәр күтәрелә. Көндез кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явуы фаразлана. Бу көнне көньяктан җил исәчәк. Аның тизлеге 13 м/с тәшкил итәчәк, әмма яшен вакытында ул 15-20 м/с ка кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 11 июньдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак. Җил төньяк җилдән тизлеге 12 м/с булыр дип фаразлана, әмма яшен вакытында җил тизлеге 15-20 м/с ка кадәр җитәчәк. Республикада атна уртасында көндез температура +23…+28 градус булачак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү