9нчы июнь төнендә илнең берничә төбәге өстендә Россия ПВО көчләре тарафыннан Украинаның 49 пилотсыз очу аппаратлары юк ителгән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча дроннарның күп өлеше Курск һәм Түбән Новгород өлкәләрендә нейтральләштерелгән, анда ПВО көчләре 13 дронны юк иткән. Воронеж һәм Орлов өлкәләре өстендә тугызар БПЛА тотылган, ә Белгород өлкәсендә – бер. Брянск өлкәсе һәм Чувашия Республикасы өстендә тагын икешәр пилотсыз очкыч бәреп төшергәннәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat