Әстерханда әнисе янгын вакытында кызын 5нче кат тәрәзәсеннән ыргыткан. Аста юрган ярдәмендә баланы тотарга әзерләнеп торганнар. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
10 яшьлек кыз күп санлы җәрәхәтләре алса да исән кала. Тик хастаханәгә китереп, үпкәләрен ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнан соң хәле начараеп китә. Кыз үзенең туган көнендә вафат була. Кыз егылудан алган җәрәхәтләрдән түгел, ә сулыш юллары пешүдән һәлак булган, диелә хәбәрдә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat