Татарстанда «Күрше фест» бәйгесенә гаризалар кабул итүнең соңгы атнасы башланды. Әлеге көнгә Татарстанның 35 районыннан 200ләп гариза килгән.
Билгеле булганча, «Күрше фест» бәйгесен бу елның маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Аның максаты максаты – күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен үзең яшәгән ишегалдында күңел ачу, спорт яки башка төрле чара үткәрү тәкъдимен кәгазьдә язып-аңлатып (чараның тәгаен планы, чыгымнар сметасы һ.б.), тиешле документларны бәйге комиссиясенә тапшырырга кирәк.
Сүз уңаеннан, бәйгедә катнашасы ишегалды «Безнең ишегалды» программасы кысасында төзекләндерелгән булмаса да ярый. Бу хакта программаның кураторы Арина Петрова әйтте.
Гаризаларны 15 июньгә кадәр куршефест.рф сайтында кабул итәләр. Җиңүчеләр 1 июльдә билгеле булачак. Бәйгенең приз фонды – 20 миллион сум. Физик затлар – 200 мең сум, идарәче оешма кебек юридик затлар исә 500 мең сумга кадәр акчалата бүләк отарга мөмкин. Кәгазьдәген тормышка ашыру өчен, әлбәттә. Бәйрәм чараларын 30 сентябрьгә кадәр үткәреп бетерергә кирәк булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat