Россиядә яшәүчеләр киләсе елларда керемнәренең сизелерлек артуына исәп тота ала. Белгечләр фаразлары буенча, илдә уртача хезмәт хакы 2026 елда 118-120 мең сумга кадәр җитәчәк. Бу хәзерге хезмәт хаклары белән чагыштырганда 12-14 процентка күбрәк, дип яза «Татарстан-24».
Бу саннарны хөкүмәт каршындагы Финуниверситет кафедрасы доценты Игорь Балынин китергән. Эксперт сүзләренчә, сүз инфляция аркасында хезмәт хакларының номиналь үсеше турында гына бармый, керемнәр артачак, ягъни россиялеләрнең сатып алу сәләте дә үсәчәк.
Балынин хезмәт хакын үстерә торган ике төп факторны аерып чыгара. Беренчесе — бөтен базарны үз артыннан тарта торган хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру. Икенчесе — квалификацияле кадрлар җитмәү, аның аркасында эш бирүчеләр, яхшы белгечләрне җәлеп итү һәм тотып тору өчен, җәлеп итүчән шартлар тәкъдим итәргә мәҗбүр, диелә хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat