Бүген иртән Казан өстенә таралган кара төтен күпләрне хафага салды. Аның сәбәбе – Юдино бистәсенең Революция урамына урнашкан лак-буяу складында көчле янгын иде.
Беренчел мәгълүматлар буенча, эреткеч яна башлаган. Янгын мәйданы 500 квадрат метр тәшкил иткән һәм тиз арада сүндерелгән.
Склад территориясендә янучан матдәләр белән пластик кублар булган. Шулай ук янгын урыны янындагы цистерналар да куркыныч тудырган. Аларда җиңел янып китүчән материаллар саклануы мәгълүм. Янгын сүндерүчеләр яңадан януны булдырмый калу һәм суыту өчен металл савытларга су сибүне дәвам иткән. Склад сакчысы журналистларны янгын урынына якын җибәрмәгән.
«Анда йөрергә кирәкми, теләсә кайсы вакытта шартларга мөмкин анда цистерналар», — дигән ир-ат. Ул булган хәл турында нәрсәдер аңлата алган бердәнбер кеше булып чыккан. «Мин янгын сүндерүчеләрне кем чакыртканын белмим. Барысы да башлангач, мин бөтен җирдә капкаларны ачарга йөгердем «, — дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat