«Көн дә бәйрәм, көн дә туй – акчаң гына җитсен». Гашыйклар көне, Ватанны саклаучылар көне, 8 нче Март, Әниләр һәм Әтиләр көне һ.б. бәйрәмнәргә бүләк җыючылардан мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Тик һәркем дә гади елмаюның, бер җылы сүзнең, игътибарның да зур бүләк икәнен аңлап бетерми. Нәрсә соң ул – бүләк? Ислам динендә бүләк бирүнең кагыйдәләре бармы? Шул сорауларга җавапны Казанның «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов белән бергә эзләдек.
– Солтан хәзрәт, бүләк бирү ислам динендә саваплы гамәлләрдән санала. Аның савабы нәрсәдә?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Кешеләр бер-берсен сөеп, хөрмәт итеп, Аллаһ ризалыгы өчен яхшылык кылса, сәдака бирсә, бүләк бирешеп яшәсә, бу кешеләрне Аллаһы Тәгалә үзе саклар. Бу дөньяда да, ахирәт дөньясында да Аның канаты астында, хәтта Кыямәт көнендә дә Аллаһы Тәгаләнең тәхете астында күләгәдә булырлар», – дигән. Бүләк бирү дигәндә күпләр акча һәм мал белән бүлешү турында гына уйлый. Ләкин пәйгамбәребез (с.г.в.) матди бүләк турында гына сүз алып бармаган. Елмаю да – бүләк, бер җылы сүз дә. Кешене ачык йөз белән каршы алу да иң зур бүләкләрнең берсе.
– Бу миңа бүләк бирде, хәзер миңа да бүләк бирәсе була инде дигән сүзләр еш ишетелә. Бүләккә бүләк белән җавап кайтару мәҗбүриме?
– Мәҗбүри әйбер юк. Кемгәдер берәр яхшылык эшлисең яки берәрсенә бүләк бирәсең икән, мин аңа бүләк иттем, ә ул миңа, мөгаен, зуррак бүләк бирер дип уйламыйсың. Ләкин бүләкнең күләмен истә тотучылар бар. Әйтик, Урта Азия якларында мондый гадәтнең сакланганын бер танышым дәлилләде дә. Аларда кемнең күпме бүләк биргәнен язып куялар икән: туган көнгә фәлән кеше шуның кадәр акча бирде, туй мәҗлесенә бу мондый бүләк бирде. Шул бүләкне биргән кешеләргә бәйрәмгә барганда эш җиңеләя: ул күпме биргән, бу да шуның кадәр бүләк итә. Әмма күп очракта бүләк күләмен арттыралар. Бурычка батып булса да, күбрәк бирергә тырышалар. Имеш, безнең гаиләбезнең исемен аяк астына салып таптарлык булмасын. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үзеңә кадерле булган бүләкне бирергә тырыш», – дип әйтеп калдырган. Бүләк башкаларга шатлык-сөенеч китерергә тиеш.
– Бүләк биргәндә ниятнең роле зурмы?
– Әлбәттә. Чын күңелдән бирелгән бүләк – бик зур дәрәҗә. Савап алу өчен генә бүләк бирим дигәндә, гадәти алыш-биреш уены килеп чыга. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) кияве өч төрле иман дәрәҗәсе барлыгын искәрткән. Беренче төркем – кол иманы. Бу очракта кеше гыйбадәтне үти, җәһәннәмгә эләкмәс һәм Аллаһы Тәгалә газабыннан котылу өчен куркып эшли. Икенчесе – сатучы иманы. Ул сәүдә алып бара, ягъни намазын укый, ураза тота һәм шушы изгелекләрне үтәгәндә: «Бу эшем өчен моның кадәр савап языла, ураза тотканым өчен Раян капкаларыннан җәннәткә керәм», – дип күзаллый. Өченче дәрәҗә – иң югарысы. Эшләгән вакытта, кешегә ярдәм иткән, намаз укыган, бүләк биргән вакытта, Аллаһ ризалыгы өчен дип, Аңа ышанып, чын һәм ихлас күңелдән бу яки теге гамәлне үти икән, ул гамәлнең дәрәҗәсе зур була.
– Бүләкне сорап алу дөресме?
– Бу вакытта гамәлнең чын күңелдән эшләнәчәге шик тудыра. Бүләк бирергә теләгән кеше «сиңа нәрсә кирәк?» дигән сорау бирсә, бәлки, сорарга да буладыр, чөнки тагын бер мультиварка, үтүк, чәйнек бүләк иткәнче, икенче бер бүләк алу мең кат артык. Әйтик, 100 нче намазлыкны бүләккә кабул иткәнче, үзеңдә булмаган яулык яки түбәтәйне алу күңеллерәк. Әгәр дә бүләк бирүчегә алдан ук үзең әйтсәң, ул кеше күңеленә авырлык салырга мөмкинбез, чөнки безнең теләгәнебез аның мөмкинлегеннән килмәс. Ул хурга калмыйм дип, бурычка кереп, бүләк алырга мөмкин.
– Хәзер көн дә бәйрәм. Һәрберсендә дә бүләк өләшәбез. Бу күренешкә дин нинди карашта?
– Гади генә бер вакыйганы бәян итим. Көннәрдән бер көнне пәйгамбәребез (с.г.в.) шәкертләре янына чыккан һәм аларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик иткән. Шәкертләр аптырашып бер-берсенә карашкан һәм «нинди бәйрәм соң бүген?» дигән сорау алдында калган. Бераздан Гашура көне икәнен исләренә төшергәннәр һәм бер-берсен бу бәйрәм белән котлаганнар. Икенче көн җитә, бу җомга көн була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янә шәкертләре янына чыгып, бәйрәм белән тәбрикли. Җомга көн мөселман кешесе өчен зур бәйрәм икәнен беләбез инде. Өченче көнне чыгып, бәйрәм белән котлагач, шәкертләр тагын аптыраган. Пәйгамбәр (с.г.в.) аларга карап: «Бүген – изгелек һәм игелеккә мул көн. Мөселман кешесе, Аллаһы Тәгаләгә ышанган кеше өчен һәр көн зур бәйрәм, чөнки ул изгелек һәм игелек кылу аркасында Аллаһка якыная һәм аның газабыннан ерагая», – дигән.
– Бәйрәмнәр күп булуга карамастан, хәзер бүләкнең дәрәҗәсе юк төсле.
– Бүген кешедә күп әйбер бар, аны гаҗәпләндерерлек түгел. Бер кочак чәчәк биреп кенә шаккаттырам димә. Коръәндә: «Изгелек эшләгән вакытта, сәдака биргәндә сез кадерле булганны бирегез һәм сөендерә торган гамәл эшләгез», – дип язылган. Бүген исә гади әйберләргә сөенмибез, сөенә дә белмибез. Әйтик, бер егет сөйгән яры өчен басудан бик матур 3–5 чәчәк алып кайтты ди. Кыз социаль челтәрдә дустының 101 роза тотып фотога төшүен күрде һәм кыр чәчкәләрен мыскыл итү кебек кабул итте. Юкса роза чәчәген берәү дә басуга да барып җыймаган: кибеткә кергән дә акчасын биргән. Тыштан матур булган, ләкин эчтәлегендә матурлык булмаган бүләк бу. Ә теге егет кырдан җыйган, иң матурларын сайлаган. Моннан нәтиҗә дә чыгарырга мөмкин.
– Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге нәрсә икән?
– Бу дөньядагы һәрбер көн – безнең өчен зур бүләк ул. Бу дөньяга туганбыз икән, аны Аллаһ бүләге итеп кабул ит. Тик шулай да, минем фикеремчә, иң зур бүләкләрнең берсе – иман. Кешенең бу дөньяда Аллаһы Тәгаләне танып, гыйбадәт кылып, бәхет юлы буенча яшәү мөмкинлегеннән дә зуррак бүләк була алмый. Аллаһка рәхмәтле булган саен, Ул тормышны ямьләндерә, яңа сулыш өсти. Һәр көнебез – Аллаһ бүләге. Бу бүләкне югалтырга насыйп әйләмәсен.
ДӨРЕС СҮЗГӘ ҖАВАП ЮК
* Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Бүләк бирегез һәм сезнең арада бер-берегезгә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисе туар», – дигән.
* Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр бер кеше сиңа яхшылык эшләсә, аңа да шуның белән җавап бир. Булдыра алмасаң, дога кыл. Дога кылуыңны «мин бу кешегә тиешле яхшылыкны эшләдем» дип уйлый башлаганчы дәвам ит», – дигән.
* Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) юмарт булганлыгы турында укып та, ишетеп тә беләбез. Бу мәсьәләгә кагылышлы бер нәсыйхәт тә бар. Сәхабәләр пәйгамбәр (с.г.в.) янында аның берәр киемен мактарга курыкканнар, чөнки ул шул ук мизгелдә күлмәген салып, сәхәбәгә бүләк итәргә мөмкин булган. Моны күңелен күтәрү өчен эшләгән ул. Бу мисал кешене юмартлыкка өнди.
Сөннәт буенча бүләк бирү кагыйдәләре
Ислам динендә бүләк бирүнең, бүләкне кабул итүнең билгеле бер әдәпләре һәм кагыйдәләре бар.
- Бүләкне Аллаһ ризалыгы өчен бир.
- Бүләк сайлаганда исрафчыл һәм саран булма. Иң мөһиме – ихласлык.
- Бүләкне ярату һәм хөрмәт йөзеннән бирү дөрес. Үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып бирелгән бүләк ул – ришвәт. Бүләк бирүнең максаты тәүбә итү булса, бу да бүләк түгел, ә сәдака саналыр.
- Бүләкне үзегез белгән яхшы күңелле кешеләрдән алу дөресрәк.
- Бирелгән бүләккә ихтирамсызлык күрсәтмә.
- Бүләкне икенче берәүгә бирергә мөмкин. Бүләкне тапшыргач, аның хуҗасы әлеге бүләк белән ни теләсә, шуны эшли ала.
- Бүләкне кире сорарга ярамый.
- Хәрам бүләк бирү рөхсәт ителми.
Рәйдә ФӘЕЗОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat