Татарстанда аерылышучылар саны кими

2024 елда Татарстанда загс органнары 23,6 меңнән артык никах теркәгән. Әмма, республикада яшьләр хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турындагы доклад мәгълүматлары буенча, узган ел 13,5 мең гаилә таркалган, бу теркәлгән никахларның гомуми санының яртысыннан артыгын тәшкил итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда аерылышучылар саны тотрыклы рәвештә кими: 2024 елда аларның саны 2023 ел белән чагыштырганда 5,3 процентка кимегән. Быел 13 507 пар аерылышкан, былтыр бу күрсәткеч 14 266 пар булган. Аерылышучыларның күпчелеге 31 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр арасында, никах өзелүнең гомуми санының 30%тан артыгын хатын-кызлар тәшкил итә.

Статистика шулай ук 2020 елда республикада 15 772 хатын-кыз һәм 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 14 961 ир-ат никахлашуын күрсәтә. Елдан-ел никахлар саны арткан, 2022 елда 27,4 мең никах теркәлгән. Быел 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында 17 470 никах теркәлгән, шул ук вакытта аларның яртысы диярлек (48,4%) — 18-24 яшьлек кызлар. Ир-атлар арасында ешрак 25 яшьтән 30 яшькә кадәрге егетләр өйләнә.

Моннан тыш, «Яшь гаилә» программасы дүрт ел эчендә 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанның 27 шәһәр һәм районыннан 551 гаилә өчен торак шартларын яхшыртырга ярдәм итте. Ташламалы ипотека программасы кысаларында 4 309 яшь гаилә фатир алган, шулай ук төрле категориядәге 2 825 гаилә яңа фатирларга керә алган.

Искәртеп узабыз, Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты тормышка ашырыла.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү