Әлеге хәл бүген иртән Казанның Завойский урамындагы бер ишегалдында булган.
Анда биеклектән ир-ат егылган, ләкин ул җиргә түгел, ә ишегалдында эшләүче урам себерүче өстенә төшкән. Ике зыян күрүчене дә ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.
Кызганыч, тәрәзәдән төшкән казанлыны коткарып кала алмаганнар — ул вафат булган. Республика клиник хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, зыян күргән урам себерүчегә табиблар кирәкле ярдәм күрсәткәннәр. Ир хастаханәгә ятудан баш тарткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat