Казанда «Сукно бистәсе» метро станциясендә ир-ат якынлашып килүче поезд алдында рельсларга егылган. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу хәл бүген көндез булган. Машинист, егылган ир-атны күреп, ашыгыч рәвештә тормозга баскан, бу фаҗигадән котылырга мөмкинлек биргән. Пассажир исән калган. Аны тиз генә поезд юлыннан алып, кирәкле медицина ярдәме күрсәтү өчен табиблар бригадасына тапшырганнар.
Инцидент станциядә поездларның хәрәкәт графигында тоткарлыклар һәм өзеклекләр тудырмаган. Метрополитен гадәти режимда эшләвен дәвам итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat