Бүген Казанда 2026 елда яңартылырга тиешле иҗтимагый киңлекләр – парк, скверлар, пляжлар, яр буйлары өчен тавыш бирүгә багышланган зур онлайн-бәйге кысасында беренче тапкыр призлар уйнатылачак. “ВК” социаль челтәрендәге сәхифәгә тавыш бирү турында скриннар урнаштыручылар арасында ике iPhone16 һәм ике кешегә глэмпингта ял итү өчен сертификат уйнатылачак. Бүләкләрне уйнату 21.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителгән “Парки и скверы Казани” төркемендә.
Бәйге Дәүләт хезмәтләре порталында әлеге сылтама аша яңа парклар яки башка иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүчеләр арасында уздырыла.
Бәйгедә катнашучылар арасында 4 көн эчендә түбәндәге бүләкләр уйнатылачак:
– 10 смартфон iPhone 16
– Volga Resort глэмпингында ике кешелек ял өчен 2 сертификат
– Надежда Кадышева концертына 2 билет (һәркайсы икешәр кешегә исәпләнгән)
– Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә 5 билет (һәркайсы икешәр кешегә исәпләнгән).
Бәйгедә катнашу өчен:
12 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында Казандагы парк өчен тавыш бирергә, аны әлеге сылтама аша яңартырга.
– Тавыш бирүегезне раслап, скриншот ясарга (тавыш бирүнең ахыры чагылдырылырга тиеш). Алданрак тавыш биргән булсагыз – Дәүләт хезмәтләре порталыннан “Опрос уже пройден!”ның скриншоты кирәк.
– Скриншотны 12 июньгә 20.00 сәгатькә кадәр “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәгезгә “Я проголосовал за _ (сайлап алынган паркны күрсәтергә) дип язып, #голосуюзаказань #паркиказани хэштеглары белән урнаштырырга.
Бүләкләр уйнату расписаниесе:
9 июньдә — 2 iPhone 16, ике кешегә глэмпингта ял итү өчен сертификат
10 июньдә — 2 iPhone 16, ике кешегә глэмпингта ял итү өчен сертификат
11 июньдә — 3 iPhone 16, “Руки Вверх!” төркеме концертына ике кешелек билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек билет, Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә икешәр кешелек ике билет.
12 июньдә – 3 iPhone 16, “Руки Вверх!” төркеме концертына ике кешелек билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек билет, Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә икешәр кешелек 3 билет.
Сораштыруда Казанның төрле районнарыннан 32 иҗтимагый киңлек тәкъдим ителгән. Тавыш бирү “Яшәү өчен инфораструктура” илкүләм (милли) проекты кысасында үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез: тавыш бирүдә киләсе елда төзекләндерү өчен үзеңнең ишегалдыңны да сайларга мөмкин. Алты ел эчендә (агымдагы елны да кертеп) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның “Безнең ишегалды” программасы кысасында 2742 ишегалды яңартылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat