Эш стажы булырмы?

Мин 18 ел инвалид улымны карадым. Хәзерге вакытта минем пенсия коэффициенты – 36. Ләкин ул иминият стажына керми, диләр. Илле яшьтә ташламалы рәвештә лаеклы ялга чыгу өчен миңа хезмәт стажы кирәк. Әмма хәзерге вакытта мин үзмәшгуль булып исәпләнәм. Миңа ни эшләргә икән?

Язгөл Әймәтова. Казан

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе:

– Социаль фондка кертем җибәреп барса, үзмәшгульләр дә хезмәт стажына ия була ала. Сезгә хезмәт стажы исәпләнсен өчен, фондка гариза язарга кирәк. Күпме пенсия коэффициенты күчеп барачагы исә сезнең кертем күләменә бәйле булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү