Рөстәм Миңнеханов очрашуда клубның иганәчесе — «Казаноргсинтез» предприятиесенә (СИБУРГА керә) рәхмәт белдерде.
«Сибур җитәкчелегенә миннән рәхмәт сүзләре һәм котлаулар. СИБУР компаниясенә алкышлар!» — дип белдерде Татарстан Рәисе.
Клуб президенты Ирек Зиннуров билгеләп үткәнчә, компания ярдәменнән башка мондый нәтиҗәләрне күрсәтү мөмкин булмас иде: «Иганәчегә зур рәхмәт!».
Татарстан Рәисе белән очрашу алдыннан ватерполчылар үзләренең титуллы иганәчеләре — «Казаноргсинтез»ның җитештерү мәйданчыгында булды. Уенчылар һәм клуб җитәкчелеге яңартылган үзәк завод лабораториясе — югары технологияле сыйфат контроле үзәге эше белән танышты. Анда 250дән артык белгеч эшли һәм 28 лаборатория берләштерелгән.
Спортчыларда «Казаноргсинтез»да җитештерелә торган материаллар — спорт индустриясендә актив кулланыла торган полиэтилен һәм поликарбонат аерым кызыксыну уятты. Башлыклардан һәм туплардан алып бассейн һәм трибуна элементларына кадәр — полимерлар су полосында төп рольне уйный, суда уңайлылык, иминлек һәм югары җитештерүчәнлек тәэмин итә.
Искәртик, «КОС-Синтез» су полосы буенча Россия Кубогы-2025 иясе булды. Чемпионатның финал матчы 5 июньдә узды. Казан командасы «Спартак-Волгоград»ны 13:6 исәбе белән җиңде.