Татарстанда җәй: кая барып, нәрсә карарга?

Быел Татарстанда җәй кызу булачак. Һава торышы турында гына түгел сүзебез, чараларга да бик бай җәй көтелә. Кая барып, ниләр күрергә соң? Бу турыда «Татарстанда җәй» программасына багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Кая барырга?

– Идел-Кама тыюлыгының Раифадагы дендрарие.

100 еллап чамасы элек нигез салынган әлеге урында Җир шарының төрле почмакларыннан алып кайтып утыртылган үзенчәлекле агачлар бар.

– В.П. Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе.

ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Татарстандагы дүртенче объект. Биредә борынгы телескоплар да, күк җисемнәре белән танышыр өчен заманча җиһазлар да бар.

– Яшел Үзән районындагы «Татар авылы» музее.

Элек татар авылы ничек көн күргән? Ачык һавадагы әлеге музейда бу сорауга җавап табып була.

– Экофермалар.

Әйтик, Алексеевск районындагы «Страусы Биляра», Биектау районындагы «Татарский страус», Чистай районындагы «Сарсаз-Агротур», Спас районындагы «Царство верблюдов», Балык Бистәсендәге «Дикая ферма» һ.б. урыннар.

Һава шарында очу.

Мондый мөмкинлек Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында бар.

Нәрсә карарга?

Нәрсә?

Концерт программалары, милли бию остаханәләре, спектакльләр һәм перфоманслар, ачык һавада фильм карау.

Кайда?

Казан Кремлендә.

Кайчан?

Июнь-август айларында.

***

Нәрсә?

Борис Березовский исемендәге «Алабугада җәйге кичләр» VII халыкара музыкаль фестивале. Төрле илләрдән килгән музыкантлар катнашачак.

Кайда?

Алабуга.

Кайчан?

10–13 июль.

***

Нәрсә?

Сабан туе.

Кайда?

Казан.

Кайчан?

21 июнь.

***

Нәрсә?

«Кымыз бәйрәме» төбәкара фестивале.

Кайда?

Ютазы районы.

Кайчан?

28 июнь.

***

Нәрсә?

«Шошма моңнары» этно-мәдәни фестивале.

Кайда?

Балтач районы.

Кайчан?

Июль-август.

***

Нәрсә?

«Чатыр тауда җыен» фестивале.

Кайда?

Азнакай районы.

Кайчан?

12 июль.

***

Нәрсә?

Спас ярминкәсе.

Кайда?

Алабуга.

Кайчан?

31 июль–3 август.

***

Нәрсә?

«Бистә шәле» фестивале.

Кайда?

Балык Бистәсе районы.

Кайчан?

23 август.

Беркая бармыйча да…

…бәйрәм итеп була! Үз ишегалдыңда да күңел ачу, спорт яки башка төрле чара үткәрергә мөмкин бит. Җитмәсә, моның өчен акчалата ярдәм дә каралган. Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада «Күрше фест» бәйгесе игълан ителде. Анда катнашыр өчен үзең яшәгән ишегалдында чара үткәрү тәкъдимен язып-аңлатып, тиешле документларны бәйге комиссиясенә тапшырырга кирәк.

Гаризаларны 15 июньгә кадәр куршефест.рф сайтында кабул итәләр. Җиңүчеләр 1 июльдә билгеле булачак. Бәйгенең приз фонды – 20 миллион сум. Физик затлар – 200 мең сум, идарәче оешма кебек юридик затлар исә 500 мең сумга кадәр акчалата бүләк отарга мөмкин.

P.S. Татарстанда уза торган бу һәм башка чаралар белән тулырак leto2025.tatar сайты аша кереп танышырга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү