Актаныш-Мөслим автомобиль юлында транспорт хәрәкәте ябыла

Бүгеннән Мөслим районында төбәк әһәмиятендәге Актаныш-Мөслим юлында транспорт хәрәкәте ябыла. Биредә Ык елгасы аша күперне төзекләндерәчәкләр, дип хәбәр ителгән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

Транспорт хәрәкәтен чикләү 2026 елның 20 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Җиңел автомобильдә урап узу өчен Мөслим – Саклаубаш – Юлтимер, Иске Вәрәш – Нарат Асты, Мөслим – Иске Сәет төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары һәм Мәлләтамак, Нарат Асты юл-урам челтәрләре тәкъдим ителә.

Зур йөк транспортына Җәлил-Сарман юлы, Сарман авылының урау юлы, Чаллы-Сарман, Олы Нөркәй-Кадрәк, Мөслим-Саклаубаш-Юлтимер, Актаныш-Мөслим, Актаныш-Дүсем һәм “Волга” М-7 федераль автомобиль юлы аша урап узарга кирәк булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү