16 июньнән XXXX Республика халык иҗаты «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваль-бәйрәменең I этабы башлана.
«Фестиваль-бәйрәм 2 этапта уза: I этап – 16 июньнән 1 августка кадәр – дистанцион (видеоматериаллар буенча); II этап – 30 август – йомгаклау этабы», дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
- Фестивальнең максаты – халык иҗатын популярлаштыру, үзешчән коллективларның иҗат активлыгын көчәйтү.
- Фестивальнең бурычлары – үзешчән гармунчыларны барлау, аларны республиканың мәдәни тормышына тарту; гармунда уйнау традицияләрен үстерү һәм яшь буынны кызыксындыру; иҗат коллективларының һәм аерым гармунчыларның осталыгын үстерү.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat