Рөстәм Миңнеханов социаль хезмәткәр көне уңаеннан “Ватанны саклаучылар” фонды координаторлары белән очрашты. Очрашу “Восхождение” реабилитация үзәгендә чәй өстәле янында узды. Быел биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен стационар бүлек оештырылган.
Римма Сыдыкова – социаль координаторларның берсе, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең хатыны. Әңгәмә барышында ул иреннән һәм хәрбиләрдән сәлам тапшырып, төрле яклап ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта Римма ханым Рөстәм Миңнехановка: “Сез – безнең Татарстанны төп саклаучыбыз. Алдагы сайлауда катнашуыгызны бик нык телим,” – диде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat