Риман Гыйлемхановның Сабантуйдан соң уйланулары

Туган якка мәйдан карарга кайтмасам, күңелемнең бер чите кителер кебек. Сабан туе минем өчен тамаша, төрле бәйгеләр, көрәш карау гына түгел. Ул  тагын бер мәртәбә яшьлеккә, балачакка кайтып килү кебек тә. «Өлкәннәр – картайган балалар инде ул …» дигәннәре бәлки дөрестер дә. Без «бер картлыкта, бер яшьлектә» дип рәхәтләнеп яши бирәбез. Без – тәпи йөри башлаган вакытта ук Cабан туе мәйданына аяк баскан буын. Бу бәйрәмне зарыгып көтеп алабыз һәм Cабан туе көннәрендәге күңел рәхәтлекләре ел буена саклана. Һәр халыкның үз бәйрәме була, әмма безнең Сабан туе кебек иң күңеллесе, озын гомерлесе күп микән?

Сабан туе кайчан туган? Бу сорауга галимнәрнең анык кына җавап бирә алганнары юк әле. Берәүләр Х–ХIII гасырларда яшәгән Болгар дәүләтендә туган, диләр, икенчеләре монголлардан ук килгән традиция, ди.

Ярый, галимнәр уйлый торсын. Иң әһәмиятлесе, бу бәйрәм татар күңеленә шулкадәр нык кереп утырган, аны берничек тә бәреп чыгарып, йолкып алып ташлап булмаячак. Дөрес, соңгы елларда кайбер авылларда Сабан туйлары узмый башлады, чөнки мәйданга чыгарга кеше юк. Инде безнең татар нишли? Арчага кайткач, сөйләп тордылар әле: кайбер авыллар берләшеп Сабан туе уздыра башлаган. Туган авылым Субаш-Аты да бәйрәмсез калды. Ә менә бездән сигез чакрымдагы Орнашбашта яшьләр Сабан туе үткәрүне үз кулларына алган. Акчасын да үзләре табалар, бәйрәм уздыруның бөтен мәшәкатен үз өсләренә алалар икән.

Арчага кайтыр алдыннан заманында бер районда колхоз рәисе булып эшләгән Миңнур Нәбиуллин белән сөйләшеп алган идем. 1990 нчы елларда бөтен нәрсә тузган-таркалган заманда рәислек иткән ул. Бер уйлаганда, халык күңелендә Сабан туе кайгысы була алмас кебек. Ә Миңнур нишли? Колхоз җитәкчелеге халык белән сөйләшә дә авылның һәр урамына, һәр тыкрыгына дигәндәй, эш бүлеп бирә, ягъни бер урам гер күтәрү ярышын, икенчесе кашыкка күкәй куеп йөгерү, өченчесе аркан тартышу, дүртенчесе көрәш бәйгеләрен уздыра. Бәйгеләрне үзләре үткәрә, бүләкләрне дә үзләре тапшыра. Шулай итеп, Сабан туе чын халык бәйрәменә әверелә. Татарның күңелендә ул – мәйдан тоту. Без бөтен дөньяга сибелгәнбез. Ә татар бар җирдә аның рухын чагылдыра торган бәйрәмнәр дә яши. Бүген Сабан туе, мәсәлән, АКШта да, Европада да, Азия илләрендә дә уза. Татар аны үзе оештыра, үзе үткәрә. Димәк, без – көчле халык.

Сабан туйлары тарихы белән кызыксынганда бер гыйбрәткә тап булдым әле. Баксаң, элек-электән хатын-кызларыбыз да мәйдан тоткан. XII гасырда Болгар әмире Шәмгунның кызы Саинә Сабан туйда үзенең көрәшче ирен җиңгән, хәтта кулын да сындырган, ди. Алай ук кирәкмәс иде инде, Саинә ханым. Инде җитди итеп әйтсәк, әби-бабасы, әти-әнисе, бала-чагасы катнаша икән, бу чын мәгънәсендә халык бәйрәме була. Яшәсен милләт, яшәсен Сабан туйлары!

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү