Казан һәм Свияжскиның тарихи өлешендә яңа биналар төзеләчәк

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында Казанның тарихи өлешендә һәм Свияжск утравында төзелеш объектларын карадылар.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, комиссия әгъзалары быел беренче тапкыр җыелган. «Казанда һәм Свияжскта планлаштырылган яңа төзелеш объектларын карап чыгыйк, — диде ул. — Без раслый торган проектларның мәдәни мирас объектларының, кыйммәтле мохит объектларының сакланышын тәэмин итүе, территорияләрнең барлыкка килгән йөзен бозмавы мөһим».

Казанда проектларны шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина тәкъдим итте.

Беренче объект элеккеге ЦУМ бинасы булды, аны бүген тәртипкә китерәләр. Объект әйләнә-тирәдәге төзелешкә кертелгән, монда парковка оештырылырга тиеш, шул исәптән туристлык автобуслары өчен дә. Янәшәдәге территорияне һәм паркны төзекләндерүгә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләрне урынга барып тикшерергә тәкъдим итте. Шунда ук фонтан урнаштыру турында да фикер алышу күздә тотыла. Татарстан Рәисе искәрткәнчә, бинада халык-сәнгать кәсепләре тармагын үстерү һәм саклау өчен һөнәрләр үзәге урнаштырылачак.

Тулаем алганда проект комиссия тарафыннан хупланды. Макетта Адмиралтейство бистәсендәге Кече Мәскәү урамындагы кварталны үстерү проекты каралды, анда «Самолет-регионнар» компаниясе торак йортлар төзүне планлаштыра. Күләмле концепция Мәскәү архитекторы Рубен Аракелян тарафыннан Казанны үстерү концепциясе нигезендә башкарылган, ул хуплау алган. Шулай ук макетта Шульгин урамындагы 10 катлы торак комплексы концепциясе тәкъдим ителде һәм хупланды.

Аннан соң Габдулла Тукай урамындагы өч проект хупланды: кунакханә, сәүдә бинасы (комиссиядә каралган иде инде) һәм офис бинасына янкорма (бина үзе дә комиссия тарафыннан хупланган иде).

Аннары Михаил Худяков урамындагы 13 нче йортны күрсәттеләр – ике фатирлы торак йорт.

З. Солтан урамындагы объект буенча да каршылыклар булмады – монда 15 номерлы кунакханә барлыкка киләчәк.

Некрасов урамындагы сәүдә-офис бинасы концепциясе ике вариантта тәкъдим ителде. Объект тарихи архитектурасын кабатлый, парковка белән тәэмин ителгән. Өч катлы бинаны төзү варианты хупланды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының автотранспорт өчен күпкатлы хезмәт гаражы бинасын капиталь ремонтлауның тәкъдим ителгән ике вариантының берсе дә хупланды (Саммер ур., 6). Бүген яр буена һәм «Елмай» балалар паркына якын урнашкан объект ямьсез күренә, аны тәртипкә китерү мөһим, дип билгеләп үтелде.

Аннары Подлужная урамындагы күп функцияле комплекс проекты каралды. Проектка эчке урам керә, ул диагональ буенча «Урам» паркын һәм Горький ис. үзәк ял паркының аллеяләре белән яр буен тоташтырачак. Проект архитектура җәмәгатьчелеге тарафыннан хупланган һәм Миллениум күпере янәшәсендәге җирлеккә бәйләнгән. Рөстәм Миңнеханов архитектур карарны уңай бәяләде һәм бу вариантны урынга чыгып карарга тәкъдим итте.

Аннары Подлужная, 47 адресы буенча паркинг белән административ комплекс проекты булды, ул шулай ук хуплау алды.

Калинин урамы, 41 адресы буенча урнашкан КДАТУ уку корпусы проектын Рөстәм Миңнеханов һәм комиссия әгъзалары хупладылар, шул исәптән иң лаеклы вариантны сайларга тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, архитекторлар укый торган бина матур булырга тиеш, Казанның архитектура мәктәбе вәкилләре аның белән горурлансын өчен.

Шулай ук Н. Ершов урамындагы 33 нче йортның проекты да хупланды (хәзер ул төгәлләнмәгән төзелеш объекты).

Аннары Н. Назарбаев урамындагы биш катлы объект күрсәтелде. Проектланган ике варианттан түгәрәкләнгән почмак фасадлы вариант сайланган.

Алинә Заһитованың фигуралы шуу үзәге проекты да хуплау тапты. Ул Порт урамы, 2 адресы буенча урнашачак һәм микрорайон концепциясен исәпкә ала.

Аннары Достоевский урамындагы 35/10 бинасы проекты булды, анда шәһәрне үстерү институты урнашкан. Ике вариант төрле катлы булуны күздә тота, заманча стильдә эшләнгән, аркалы. Эчке ишегалдын гавами киңлек итү күздә тотыла, анда төрле чаралар узачак. Архитектура җәмәгатьчелеге вәкилләре әлеге проект инде барлыкка килгән архитектура фонында концептуаль һәм контрастлы булырга мөмкин дигән фикер белдерделәр. Проект хупланды.

Аннары Киров дамбасы районындагы су комплексы (кунакханә, бассейн, ресторан) хуплау тапты. Бу урынны Кремльгә караган су янында ял итү зонасы итәргә телиләр. Төзүчеләр шәхси инвесторлар. Дискуссия уяткан бердәнбер сорау-тавышны баса торган экраннар урнаштыру. Комиссиянең кайбер әгъзалары экраннар казанга иң танылган «ачык» күренешләрнең берсен ябачак, дигән фикер белдерделәр. ТР рәисе экраннар буенча башка вариантларны тәкъдим итүне сорады. Гомумән алганда, Киров дамбасы янындагы мәйданчыкны төзү хуплау алды.

Волков урамындагы 53 нче йорт (Айвазовский белән киселеш) шулай ук төрле катлы ике вариантта каралган. Шунда барып мәйданчыкны карарга карар кылынды.

Фәткуллин урамындагы торак йорт проекты бәхәсле төсләргә бәйле рәвештә фасадны эшләп бетерүгә тәкъдим ителде.

Свияжскта проектлар турындагы доклад белән Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – баш архитектор Дамир Шакиров чыгыш ясады. Ул өч проект тәкъдим итте. Болар-Троицкая ур., 9 (типовой проект номеры 5 нигезендә), Щука елгасы яр буендагы индивидуаль торак йорт, 29 а (типовой проект 3) һәм монастырь тыкрыгында йорт төзелешен регенерацияләү (берничә йорттан торган торак квартал). Барлык проектлар да тарихи төзелешне кабатлый. Шулай ук декоратив элементлар да эшләнгән.

Проектлар төзелештә сыйфатлы материаллар куллануны исәпкә алып хупланды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Чистай үзәгендә төзелеш проектлары карауга кергән. Әмма, аның фикеренчә, бу проектлар эшләп бетерүгә мохтаҗ. Ул Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановка һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) ректоры Рәшит Низамовка аларны бергәләп эшләп бетерергә кушты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Чистайда проектлауга КДАТУның Архитектура факультеты студентлары да кушылырга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү