Бүген Саба районының Байлар Сабасы бистәсе янындагы буада 15 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, малай коену өчен билгеләнмәгән урында булган. Булган хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү үткәрелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat