Авыл халкы балыкка дип китеп суга баткан 73 яшьлек ирнең мәетен тапкан

Әлки районының Иске Тумба авылы янында 73 яшьлек ир-ат Кече Чирмешән елгасына балыкка дип киткән һәм элемтәгә чыгудан туктаган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә сөйләүләренчә, коткаручылар эзләү эшләре алып барган.

Ирнең гәүдәсен ярдан 1,5 метр ераклыкта тапканнар. Ир-ат суга балык тотканңа суга егылгандыр һәм чыга алмагандыр, ә гәүдәсе агым балык тоту урыныннан алып киткән, дигән фаразлар бар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү