5 июньнән 26 июньгә кадәр Татарстан районнарында 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында “Хәрәкәттә бәрәкәт” онлайн-акциясе үткәрелә. Быелгы бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышлана.
Акциянең асылы тиешле яшь өчен ГТО нормативларын үтәү турында видеоролик яздырудан гыйбарәт. Роликка карата таләпләр – озынлыгы 1 минутка кадәр һәм анда ГТО символикасы булырга тиеш.
Бәйгенең муниципаль этабы 20 июньдә төгәлләнәчәк. Шуннан соң һәр районнан иң яхшы берәр видеоролик бәйгенең оештыру комитетына җибәрелеп, халыкның тавыш бирүе өчен, ГТОның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсенә урнаштырылачак.
Онлайн-акция кагыйдәләре буенча, республика этабында һәр районнан берәр видеоролик каралачак. Өч катнашучы җиңүче итеп билгеләнәчәк.
“Иң-иңнәрне” өч ысул белән сайлаячаклар:
— “ВКонтакте” социаль челтәрендә лайкларны иң күп җыйган видеоролик җиңүче итеп билгеләнәчәк;
— тагын бер җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайлап алыначак;
— өченче җиңүчене судьялар коллегиясе оффлайн-тавыш бирү нигезендә сайлаячак.
Җиңүчеләрне 26 июнь көнне 13.00 сәгатьтә игълан итәчәкләр. Иң яхшы хезмәт авторларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Чара “Физик культура һәм спортны үстерү” дәүләт программасы кысасында уздырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat