Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Социаль хезмәткәрләр көнендә «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды. Ул биредә «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты. Социаль координаторларның берсе Миңнехановның булачак сайлауларда катнашачагына ышаныч белдерде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
Татарстанда урнашкан үзәктә быел махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен стационар бүлек ачылды.
Җылы очрашу чәй өстәле янында узды. Махсус хәрби операция катнашучының хатыны, социаль координатор Римма Сыдыкова Рөстәм Миңнехановка ире һәм аның хезмәттәшләре исеменнән сәлам тапшырып, аңа ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул әңгәмә барышында Миңнехановка шәхси үтенечен белдерде:
«Сез – безнең Татарстанның төп яклаучысы. Булачак сайлауларда катнашуыгызны бик теләр идем», — диде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat