Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минск шәһәр Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Төрле юнәлешләр буенча киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Искәртәбез, бу көннәрдә Татарстанга Беларусь Республикасы делегациясе эш сәфәренә килде. Казанда «Минск һәм Казан: кардәшлек — үсешнең яңа драйверы» эшлекле форумы уза. Форум Казанда Минск көннәре кысаларында оештырылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat