Рөстәм Миңнеханов Россия студентлар спорты берлеге президенты Сергей Крюков белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия студентлар спорт берлеге президенты Сергей Крюков белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Студентлар спортын үстерү, шулай ук РССС һәм Татарстанның кайбер уртак проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү