Рөстәм Миңнеханов Иннополисны 10 еллыгы белән котлады

Бүген Россиянең иң яшь шәһәре – Иннополис 10 еллыгын бәйрәм итә. Бу вакыт дәвамында Иннополис алдынгы технологияләр, цифрлы чаралар һәм фәнни прогресс үзәгенә әйләнде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта Иннополиста 7 меңнән артык кеше яши. Аларның өчтән бере диярлек – квалификацияле IT-белгечләр һәм галимнәр. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән килгән.

«Бүген Иннополиста яшәүчеләрнең күбесе Россиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән килгән! «Алабуга» махсус икътисади зонасында 342 компания эшли, университетта 32 илдән килгән студентлар белем ала, ә белгечлек буенча аны 1,5 мең кеше тәмамлаган», – дип билгеләп үтә Миңнеханов.

«Иннополиска инновацияләрне җәлеп итү үзәге булып калырга, ә анда яшәүчеләргә яңа уңышларга ирешергә һәм илебезнең үсешен һәм технологик суверенитетын тәэмин итү өчен уңышлы эш алып баруларын телим. Алга, Иннополис!» — дип сүзен  йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү