Бүген Татарстанда 4 пилотсыз очкыч бәреп төшерелде

Бүген иртән ПВО көчләре Татарстан территориясендә дүрт пилотсыз очкычны бәреп төшерде. Бу хакта Оборона министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителде.

БПЛА куркынычы сәбәпле, бүген Һава судноларын кабул итүгә чикләүләр Казанда һәм Түбән Камада кертелде.

Казан өстендә күкнең ябылуы турындагы хәбәр иртәнге 3:35 тә килде. Ә 4:55тән Бигеш аэропорты барлык рейсларны башкаруны туктатты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү