Камал театры «Театр. Җиһан» дип исемләнгән спектакль-променад тәкъдим итте. Актерлар тамашачы белән бергә йөреп уйнады ягъни. Режиссер Лилия Әхмәтҗанова куйган театраль сәяхәт нәрсәсе белән үзенчәлекле?
Әсхәт абый белән очрашу
Спектакль колакчыннар алу белән башланып китә. Гид, ягъни озатып йөрүче ролен Илтөзәр Мөхәммәтгалиев уйный. Шулай ук аны башка куелышларда Фәнис Җиһанша һәм Искәндәр Хәйруллин алыштыра. Сюжет буенча, Әсхәт абый тамашачыларны театрның үзе генә белгән урыннары буйлап йөртә. Өстәвенә, сюрпризлар да әзерләп куйган.
Тамашачы фойедагы «арба» янында урнашкан тартмачыкларны ачып карый. Һәркайсында – театрга бәйләнеше булган әйберләр. Аларның һәрберсен Әсхәт абый шәрехләп тә уза. Кулына балавыздан ясалган болгар сугышчысы сыны эләгү белән тамашаның беренче өлеше башланып китә.
Бер залдан икенчесенә
920 нче елларда Ибн Фадланның Болгарга килеп, анда театрга охшаган күренешләрне тамаша кылуы чүлдәге маҗаралар белән алышына. Шунда ук Сабан туе уеннары да килеп керә. Бу өлеш тулысынча Камал театрының Көнчыгыш залында бара. Катнашучылар – яшь актерлар.
Яңадан фойега чыгуга, без Терегуловларның өй театрына эләгәбез. Гомумән, А. Островскийның «Бирнәсез кыз» («Бесприданница») пьесасыннан күрсәтелгән өзек – бу променадның иң күңелле мизгелләренең берсе. Шушында ук кадимче мулла образы аша татар театрына булган тискәре караш та ассызыклап үтелә.
Яңадан арба янына килеп, без татар театры афишалары һәм беренче профессиональ театр рәссамы Сабит Яхшыбаев белән танышабыз. Афишаларны Галиәсгар Камалның да ясаганын беләбез.
Икенче өлеш тамашачыны театрның кече залы белән таныштыра. Репетиция күренешләре аша гасыр башындагы театрның хәле күрсәтелә. Монда Ильяс Кудашев-Ашказарский, Габдулла Кариев, Салих Сәйдәшев, Рокыя Кушловская, Хәким Сәлимҗанов, Кәрим Тинчурин кебек татар сәнгатен югары биеклеккә күтәргән шәхесләр сәхнәгә чыга. Театр дөньясына суфлер буларак килеп кергән Һади Такташның да тәүге адымнарын күрергә була.
Универсаль залдагы тамаша театрның сәхнә артын – тегүче, реквизитор, гример, билет сатучы һәм башкаларның бу сәнгатькә керткән өлешенә багышланган. Әсхәт абый бу залның техник мөмкинлекләрен күрсәтә. Экрандагы видеороликта спектакльне әзерләүгә хезмәтен керткән эшчеләр берәм-берәм күз алдыннан уза. Аларның хезмәт юллары – үзе бер тарих.
Фойеда Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның эзәрлекләүләрдән качу күренешен карагач, ниһаять, зур зал ягына юл тотабыз. Әле залга кергәнче, «Сәйяр» труппасының оешу тарихын, Габдулла Тукайның аңа атама уйлап табуга керткән өлеше белән дә танышабыз. Ә инде зур залда без спектакль башланырга берничә минут калгандагы мохиткә чумабыз. Актерлар тыз-быз йөрешә, сәхнәгә чыгарга әзерләнә. Ә футболкасына «Бикчәнтәев» дип язылган бер ир-ат, шуларга карап, ашыкмый гына трубкасын тарта.
Ул арада залга колакчыннар өләшүче кыз кереп, фойега чакыра. Анда инде спектакльдә катнашучылар тамашачы алдында баш ияргә көтеп тора.
***
Татар театры тарихы белән таныштырып, Ибн Фадлан заманыннан хәзерге көнгә кадәр «кулдан тотып» йөртүче бу спектакль берьюлы берничә максатка ирешә. Беренчедән, театрның яңа бинасын күрергә теләүче тамашачы өчен бу – иң яхшы вариант. Гади экскурсия генә түгел, ә театральләштерелгән тамаша. Икенчедән, кыска гына вакыт аралыгында татар театр сәнгатенең иң мөһим чорлары күрсәтелә. Әлбәттә, ул театр тарихын тулысынча колачламый, әмма сәнгатьнең бу төре белән таныш булмаучылар өчен мәгълүмат җитәрлек. Өченчедән, тамашачылар саны күп булмау сәбәпле, килгән һәр кеше күренешләрне «эченә» үк кереп карый ала. Камал театрының яңа бинасы пәрдәләре артына нинди серләр яшерелгән? Хәер, бу сорау барыбер ачык кала…
Илнар Фатыйхов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat