2026 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү 3 көннән тәмамлана

Татарстанда яшәүчеләр 12 июньгә кадәр 2026 елда төзекләндерү өчен парк, скверлар һәм ял итү зоналарын сайлап алырга мөмкин. Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасында онлайн-тавыш бирүдәвам итә. Сайлп алуга барлыгы 32 иҗтимагый киңлек тәкъдим ителгән. Тавыш бирү өч көннән соң тәмамлана.

Тавыш бирү “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты кысасында гамәлгә ашырыла. Анда 14 яшьтән зуррак кешеләр тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирүдә катнашучыларга, иҗтимагый киңлекне сайлаудан тыш, төзекләндерелгән объектлар турында фикер калдыру һәм шәһәр мохите турында сорауларга җавап бирү тәкъдим ителә.
Казанның бер иҗтимагый киңлеге өчен тавыш бирүчеләрнең һәммәсе дә бәйгедә катнаша ала. Бүләкләрне уйнату 12 июньгә кадәр дәвам итә.

Бәйгедә катнашучылар арасында 4 көн эчендә түбәндәге бүләкләр уйнатылачак:

– 10 смартфон iPhone 16
– Volga Resort глэмпингында ике кешелек ял өчен 2 сертификат
– Надежда Кадышева концертына 2 билет (һәркайсы икешәр кешегә исәпләнгән)
– Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә 5 билет (һәркайсы икешәр кешегә исәпләнгән).

Бәйгедә катнашу өчен:

12 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында Казандагы парк өчен тавыш бирергә;
– Тавыш бирүегезне раслап, скриншот ясарга (тавыш бирүнең ахыры чагылдырылырга тиеш). Алданрак тавыш биргән булсагыз – Дәүләт хезмәтләре порталыннан “Опрос уже пройден!”ның скриншоты кирәк.

– Скриншотны 12 июньгә 20.00 сәгатькә кадәр “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәгезгә “Я проголосовал за _ (сайлап алынган паркны күрсәтергә) дип язып, #голосуюзаказань #паркиказани хэштеглары белән урнаштырырга.

Бүләкләр уйнату расписаниесе:

9 июньдә — 2 iPhone 16, ике кешегә глэмпингта ял итү өчен сертификат
10 июньдә — 2 iPhone 16, ике кешегә глэмпингта ял итү өчен сертификат
11 июньдә — 3 iPhone 16, “Руки Вверх!” төркеме концертына ике кешелек билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек билет, Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә икешәр кешелек ике билет.

12 июньдә – 3 iPhone 16, “Руки Вверх!” төркеме концертына ике кешелек билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек билет, Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә икешәр кешелек 3 билет.

Сораштыруда Казанның төрле районнарыннан 32 иҗтимагый киңлек тәкъдим ителгән. Тавыш бирү “Яшәү өчен инфораструктура” илкүләм (милли) проекты кысасында үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез: тавыш бирүдә киләсе елда төзекләндерү өчен үзеңнең ишегалдыңны да сайларга мөмкин. Алты ел эчендә (агымдагы елны да кертеп) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның “Безнең ишегалды” программасы кысасында 2742 ишегалды яңартылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү