Рәшит Ваһапов урамындагы 5 нче йорт ишегалдында 8 яшьлек кызны бәрдергәннәр. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
8 яшьлек кыз парковкаланган автомобильләр арасыннан юлга йөгереп чыккан вакытта аны Kia автомобилен йөртүче бәрдергән. Баланың ишегалдында олылардан башка булганлыгы билгеле. Зыян күргән кызны җәрәхәтләр белән Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat