Сәгать 9:10дан Татарстан территориясендә БПЛА һөҗүме куркынычы режимы алынды, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Ул бүген 3:20дә кертелгән иде.
Бүген иртән Оборона министрлыгы ПВО көчләре Татарстан территориясе өстендә дүрт пилотсыз очкыч бәреп төшерде. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелгән иде. Хәзерге вакытта барлык чикләүләр гамәлдән чыгарылды, аэропортлар штат режимында эшли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat