Казан парклары һәм иҗтимагый киңлекләре өчен тавыш бирүчеләр арасында тәүге тапкыр бүләкләр уйнатуда өч җиңүченең исемнәре билгеле. Алар ике iPhone16 һәм ике кешегә глэмпинга ял итүгә сертификат откан. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Шулай итеп, “ВКонтакте” социаль челтәреннән файдаланучылар бәйгесендә Казаннан Даниил Ибраһимов, Ильмира Камкаева һәм Эльвира Гыйбадуллина җиңгән. Алар gorodsreda.tatar.ru сайтында парк-скверларны төзекләндерү өчен тавыш биреп, бүләкләр уйнатуның барлык шартларын үтәгән.
Татарстан башкаласында 2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүгә багышланган зур онлайн-бәйге кысасында 9 июньдә тәүге бүләкләр уйнатылган. Бүләкләр уйнату «Парки и скверы Казани» төркемендә оештырылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat