Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округның хәрби прокуроры, юстиция генерал-майоры Константин Ольховатенко белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Очрашу барышында көн кадагындагы актуаль мәсьәләләр каралды, шулай ук башка темалар да күтәрелде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat