Эшеңнән канәгатьме? Сораштыру

Табиб, шәфкать туташы, балалар яки картлар йортында эшләүчеләр генә түгел, башка профессия вәкилләре дә арырга, эмоциональ «яну»га дучар булырга мөмкин. Ә сез үз эшегездән канәгатьме?

Миләүшә ГАРИПОВА, китапханәче (Казан):

– Балачактан ук гуманитар юнәлештә эшләячәгемне белә идем. Шуңа күрә эш урыныма яратып урнаштым. Җиде елдан артык эшлим. Шул арада җитәкчеләр алмашыну да булды, берәр ай хезмәт хакы алмаган вакытлар да. Зарланмадым. Әмма соңгы арада арыганлык, алҗу булгандыр, дим. Китап өстенә капланып елап ятарлык булмаса да, эшемә теләп килми башладым. Аның каравы бик теләп кайтып китә идем (көлә). Гаделсезрәк мизгелләр, миңа кагылышы булмаган эшләр өстәлеп, хезмәт хакының арту түгел, кимүен күргәч, әлбәттә, андый җиргә аяк атлыйсы килми инде. Кеше эшләгән кадәренең әҗерен күрергә тели. Гаделлек тели. Хезмәт урынында болар булса, бернинди ару-талулар да булмас иде.

Әлбәттә, эш игъланнарын еш карадым. Гуманитар өлкә белән ерак китеп булмый икән, дидем. Икътисад, IT өлкәгә өйрәнәсе калган. Өстәвенә без еш кына ияләнгән урыннан китә алмыйбыз. Менталитет шундый. Бюджет эше, дибез – шул тота.

Фәнис САБИРОВ, экскаваторчы (Арча):

– Тракторчының эше – казу да, төяү инде. Кем нәрсәгә укыган, дигәндәй. Төшенкелеккә бирелеп утырырга, арырга вакыт юк. Хезмәт хакын эшләгән эшеңә карап түлиләр. Шуңа күрә күбрәк һәм яхшырак эшләргә тырышасың. Эшеңнең нәтиҗәсен күреп, сине яңадан чакырырлык итеп эшләү – минем бурыч.

Әлеге урында 4 ел хезмәт куям. Аңарчы Казанга йөреп, заводта йөк бушатучы булып эшләдем. Бер тәүлек эшләдем, ике көн ял иттем. Хәзер гаиләм, балаларым бар. Заводтан алган хезмәт хакы гына җитми, шуңа күрә гаиләм янында булырмын дип, тракторга утырдым. Алай да иртүк эшкә чыгып китәм, төнлә генә кайтам, гаиләмне күргәнем юк (көлә).

Алинә ҖИҺАНШИНА, җәмгыять белеме укытучысы (Казан):

– Балалар белән эшләү ялыктыра димәс идем. Үз эшемне яратып башкарам. Мәктәптә укыганда ук, укытучы булырга хыялландым. Үз әнием дә – укытучы. Шуңадырмы, бу һөнәрнең түземлек һәм сабырлык таләп итәчәген яхшы аңлый идем.

Ә хезмәт хакына килгәндә, күптән түгел бу темага 10 нчы сыйныф укучылары белән дә фикер алышкан идек. Берсенең фикере исемдә калды, шуны әйтәсем килә: «20 мең сум хезмәт хакы аласың ди – син аны бер айга җиткерәсең. 50 мең сум аласың ди – син аны бер атнада да тотып бетерәсең». Хезмәт хакыннан канәгать булган кеше юктыр. Җитәрлек булсын. Иң мөһиме: булсын ул!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү