Югары Ослан районы хакимияте башлыгы Евгений Варакин махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе һәм сеңлесе белән очрашкан. Очрашу барышында ул хәрбинең гаиләсенә №41885 хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты тапшырган. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Подполковник Хөснетдинов үзенең хатында Татарстан егетенең хезмәтен югары бәяләгән. Аның басым ясап әйтүенчә, солдат инде беренче көннәреннән үк үзен ышанычлы, җаваплы һәм тугрылыклы иптәш буларак күрсәткән. Командир хәрби хезмәткәрнең батырлыгын, ныклыгын, корал белән әйбәт эш итүен, үрнәк тәртипкә ия булуын искәртеп, аны башкаларга үрнәк итеп куйган. Солдат бик катлаулы хәрби шартларда да үзе алдына куелган бурычларны уңышлы башкара, диелгән хатта.
Евгений Варакаин район халкы исеменнән хәрби хезмәткәрнең әнисенә улын лаеклы тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдергән. “Нәкъ менә Сезнең улыгыз кебек фидакарь кешеләр тырышлыгы белән бу конфликтта җиңү яулаячакбыз”, – дигән ышаныч белдергән район хакимияте башлыгы.
Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең җирле хакимиятләр өчен өстенлекле бурыч булып калуын басым ясап әйткән. Бүген хакимият Ватанны саклау юлына басучыларның якыннарын игътибар үзәгендә тотарга һәм ярдәм итәргә әзер, дип белдергән Варакин.
Моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда быелның яз башына республикадан мобилизация һәм контракт буенча барлыгы 38 169 кешенең махсус хәрби операциягә китүе турында сөйләде. “Бездә 15 Россия Герое бар, җидесенә – үлгәннән соң Герой исеме бирелде”, – дип билгеләп үтте ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat