Илкүләм проект буенча Саескан Тавы-Шәле юлының 1,3 чакрым озынлыктагы өлеше төзекләндереләчәк

Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча Саескан Тавы-Шәле юлының 1,3 чакрым озынлыктагы өлеше (0,1 – 1,4 чакрымы) төзекләндереләчәк. Юл Балык Бистәсе һәм Лаеш районнары аша уза. Бу хакта “Татар-информ” Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Ремонтланырга тиешле II техник категориядәге юлның озынлыгы 1304 метр тәшкил итә.
Подряд оешмасы – “Татавтодор” акционер җәмгыяте. Компания 14 мең кв.метр мәйданда иске асфальт түшәмәсен салдырып, А16Нт тибындагы асфальт катнашмасы белән юлны тигезләгән, ЩМА-16 вак таш-мастик асфальт-бетоннан югарыгы катламын җәйгән, яңгыр суларын агызу өчен билгеләнгән юл яны лотокларын алыштырган да инде.
Хәзерге вактыта эшчеләр юл кырыйларын асфальтогранулят белән ныгытырга әзерләнә.

“Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проектның төп күрсәткечләреннән берсе булып 2030 елга төп торак пунктларда яшәү мохите сыйфатын 30 процентка, 2036 елга – 60 процентка арттыру тора. Бу күрсәткечкә юллар һәм башка транспорт инфраструктурасы зур өлеш кертә, дип басым ясап әйтелгән ведомствода.

Россия Дәүләт Советы комиссиясенең “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проектының гамәлгә ашырылуына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җавап бирә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү