Июньнең икенче яртысында хезмәт хакы айның беренче яртысындагыга караганда күбрәк булачак. Икътисадчы Игорь Балынин “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Аның искәртеп үтүенчә, Хезмәт кодексы нигезендә, эш хакын аена ике тапкыр түлиләр. Шул ук вакытта айның һәр өлеше өчен окладны түләү эш көннәре саныннан чыгып хәл ителә.
“2025 елның июнендә эш көннәре саны 19 булачак. Хезмәт хакы аена ике тапкыр түләнә икән, айның һәр өлешенә күпме эш көннәренең туры килүен аңлау мөһим. Июньнең беренче яртысында – 8 эш көне, икенче яртысында – 11 эш көне булачак. Әйтик, 57 мең сум күләмендә хезмәт хакы алып эшләүче кеше айның беренче яртысы өчен 24 мең сум (НДФЛны тотып калгач – “чиста” 20,9 мең сум), икенче яртысы өчен – 33 мең сум (“чиста” 28,7 мең сум) алачак, дип аңлаткан белгеч.
Моннан тыш Балынин премияләр һәм башка өстәмәләрнең гадәттә айның икенче яртысы өчен хезмәт хакы белән бергә бирелүен искә төшергән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat