Рөстәм Миңнеханов белән Дмитрий Зубов киләчәк багланышлар мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов очрашуда хезмәттәшлек һәм киләчәк багланышлар мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Очрашу барышында Кулланучылар кооперациясе оешмаларының агымдагы шартларда эшләве, авыл халкын кирәкле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итү, җирле үзидарә органнары белән актив хезмәттәшлек кебек темаларга кагылдылар.

Белешмә өчен:

2024 елда Татпотребсоюз эшчәнлегенең гомуми күләме 24,3 млрд сумнан артып киткән. Республика кооператорлары матди-техник базаны үстерүгә 1,2 млрд сумнан артык инвестиция керткән. Әзерләү эшчәнлеге (54%) һәм ваклап сату (26%) шактый өлешне алып тора. 2024 елда әзерләү эшчәнлеге әйләнеше, 10%ка артып, 13,2 млрд сумга җиткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү