Фирдүс Гыймалтдинов: “Бу китап үлем тантана иткән мәхшәрдә дә яшәргә омтылу турында”

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, язучы Фирдүс Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” китабын тәкъдим иттеләр. Әсәрнең төп герое – СВОда бер ел элек батырларча һәлак булган Илнур Хәертдинов. Татарстанда оештырлган “Тимер” батальонының тугызынчы ротасы хәрбие “Урал” мотоциклы белән яу кырыннан, алгы сызыктан 126 яралыны алып чыга.

– Бу повесть сугыш турында түгел. Ул үлем тантана иткән мәхшәрдә дә яшәргә омтылу турында. Яшәү хакын саклап калу теләге нәфрәттән өстенрәк булуы турында. Илнур (хәрби кушаматы – Фаза) утка барып кереп, шуннан иптәшләрен коткара. Үлемнән бер адым алдарак йөрергә тырышкан. Соңгы сулышы да төнлә иптәшен коткарырга кереп киткән җирдә өзелде. Бер ел элек 12 июнь көнне ул «Курган» зиратында җирләнде. Корбан Гаете көнне елын үткәрдек. Аңа илнең нуры булып яшәргә насыйп булгандыр. Тегендәге иптәшләре белән һаман да элемтәдә торам, – диде китап авторы Фирдүс Гыймалтдинов.

Фирдүс Гыймалтдинов кеше язмышларын язу җиңел булмавын әйтте. “Ләкин без менә шундый батырларның хәтерен сакларга тиеш. Безнең халык – батыр халык. Безнең читтә әзерләп куйган Ватаныбыз юк. Без аны сакларга тиеш”, – диде ул.

Илнур Хәертдиновның әнисе Фәния Хәертдинова дөрес һәм күңелгә керерлек итеп яза белүе өчен авторга рәхмәт әйтте.

– Без Фирдүс белән туганлашып беткән кебек булдык. Ул – аның иҗат җимеше, ә минем – йөрәк җимешем. Аның китабы киләчәк буыннарга барып ирешсен иде. Улымны бик сагынам, аны уйламаган көнем юк. Җәннәтле булсын иде. Барыгызга да рәхмәт, – диде Фәния апа.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү