Быелгы «Ак чәчәкләр» республика бәйгесенең төп җиңүчесе, «Ел табибы» дип ДРКбның баш табибы урынбасары Лилия Басанова табылды.
Лилия Басанова – республикада балалар сәламәтлеге сагында торган иң тәжрибәле табибларның берсе.
Шушы дәрәжәле бәйгедә жиңүченең исемен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игьлан итте.
-Хезмәтегез бик авыр һәм җавааплы. Без аны тоябыз, сизәбез. Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, — диде Татарстан Рәисе җиңүчеләрне котлап.- Авырый калсаң, иң элек Аллаһы Тәгаләне искә төшерәбез, аннары сезгә барабыз. Хезмәтегез бик җаваплы. Уңышлар сезгә! Бик зур рәхмәт!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat