“Кызыйга әле 23 яшь кенә”: Казанда Фигуралы шуу сарае Заһитова исемен йөртмәячәк

Казанда төзелергә тиешле Фигуралы шуу сарае Олимпия чемпионы Алинә Заһитова исемен йөртмәячәк. Татарстан спорт министры Владимир Леонов “Матч ТВ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Моңа кадәр мәгълүм булганча, Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ведомствоара комиссия Заһитова мәктәбе урнашачак Фигуралы шуу үзәге проектын хуплаган. Үзәк Казанда төзеләчәк.

– Саннарга килгәндә, төзүчеләрдән сорарга кирәк, бу мәсьәләдә әлләни компетентлы түгелмен. Без күбрәк техник ягы буенча җавап бирдек. Алинә белән бергә кирәкле бүлмәләр өчен “көрәштек”. Финанслау чыганаклары буенча ничек булып чыгасын карарбыз. Атамасы буенча билгеле бер фикерләребез бар, бәлки шәхси компания исемен бирербез. Гомумән, массакүләм мәгълүмат чараларында сарайның исеме Алинә хөрмәтенә аталачак, дигән ялгыш фикерләрне күрергә туры килгәли. Объект эчендә Заһитова мәктәбе яки академиясе урнашачак. Ләкин Фигуралы шуу сарае башкача аталачак. Дөресен әйткәндә, кызыйга әле нибары 23 яшь, тулы бер стадионга аның исемен бирү килешмәячәк. Дөньяда мондый хәлләр бардыр да, мөгаен. Ләкин бу очракта Сарай эчендәге проект турында гына сүз бара. Нәкъ менә ул “контент” белән, тәгаенләп әйтсәк, фигуралы шуу өлкәсендә булачак чемпионнар тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк, – дигән министр “Матч ТВ” хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез: Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчанда узган Олимпия уеннарында алтын медаль яулады. Шулай ук дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңде. 2019 елда карьерасын туктатты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү