Татарстанда һава торышы үзгәрә: кыска вакытлы яңгырлар, боз яву көтелә

Соңгы көннәрдә Татарстанда, антициклон хөкем сөрү сәбәпле, бик эссе. Тәүлеклек уртача температура нормадан 3-5 градуска югары. Кайбер районнарда көндезге сәгатьләрдә кыска вакытлы яңгырлар явып узган. Һава температурасы көндез +26…+29, төнлә +12…+19 градус тәшкил иткән.

Кичә – 10 июньдә көн уртасында термометрның терекөмеш баганасы +28…+33 градуска кадәр күтәрелгән. Алдагы көннәрдә һава торышы берникадәр үзгәрәчәк.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә – 11 июньдә көндез республиканың күпчелек территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, яшен, секундына 15-20 метр, урыны белән 23 метрга кадәр тизлектә көчле җил булырга, боз яварга мөмкин. Көндез һава температурасы +22…+27 градус чикләрендә тирбәләчәк, көнчыгыш төбәкләрдә +31 градуска кадәр җитәчәк.

Пәнҗешәмбе – 12 июньдә көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил булыр дип фаразлана. Һава температурасы тагын бераз төшәчәк: көндез +23…+28, төнлә +11…+16 градус.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, алдагы көннәрдә – 13 һәм 14 июньдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +22…+27 градус булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү