100 балл туплауның сере нидә? «ВТ» журналисты БДИны югары баллга бирүчеләрнең хәлләрен белеште

БДИның беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Узган ел химиядән 49 кеше 100 балл тупласа, быел бу сан 114 кә җиткән. Рус әдәбиятыннан – 80, математикадан – 11, ә тарих сынавында бер генә укучы 100 балл алган. Ул – Казанның халыкара мәктәбе укучысы Йосыф Миңнегалиев. Уңыш сере нидә? Белем коесын тирән итеп казыган яшьләр белән без дә аралаштык.

Артем Хафизов, Питрәч районының Көек лицее укучысы:

– Һәр фәнгә вакытны дөрес итеп бүләргә кирәк. Химия сынавыннан 100 балл туплавымның сере шунда дип уйлыйм. Мәктәптә химиядән «4ле»гә укыдым, әмма имтиханда 90 баллдан югары булыр дип көттем. Ә 100 гә үк менеп җитүемне «бәхет эше» дип саныйм. Онлайн мәктәптә шөгыльләндем. Репетиторым – Екатерина Строганова. Аны сайлавым юкка түгел. Укучылары ел саен 100 балл җыя. Барлыгы 108 дәрес үттем. Репетиторга елга 43 мең сум түләдек. Үзем дә химиядән мәсьәләләр чиштем.  Мәктәптәге укытучыларымның да ярдәме тиде. Имтихан алдыннан бик борчылган идем. Аннан, бу бары бер сынау гына дип, үземне тынычландырдым, Мәскәү яки Санкт-Петербург вузларына химия юнәлеше буенча укырга барырга җыенам. Казанда калсам, өйгә автобус белән кайтып йөрергә туры киләчәк. Ә юлларда – «бөке». Имтиханнарны тапшырып бетердем инде. Хәзер ял итәм. Спорт белән шөгыльләнәм.

Дилә Заһидуллина, Арча районының Ашытбаш мәктәбе укучысы:

 

– Мәктәбебездә 62 укучы белем алды. Без сыйныфта унау идек. Күп фәннәрне русча укысак та, татар телен дә яхшы беләбез. Русчаны да әйбәт өйрәттеләр. Югары уку йортында белем алу өчен анысы да мөһим. Мин үзем «4ле»гә укыдым. Рус әдәбиятыннан 100 балл туплавым – тырышлык нәтиҗәсе. Укытучы Рәсилә апа Хисамиева белән әзерләндем. Шулай ук бер ел онлайн мәктәптә шөгыльләндем. Репетиторга бер айга 4,5 мең сум түләдек. Бар көчемне куеп әзерләнгәч, яхшы билге көттем, әлбәттә. Нәтиҗәне күргәч шаккаттым. Биремнәр авыр булмады. Мәктәп программасында укыган әсәрләрне белергә кирәк иде. Китап укуым бушка китмәде. Рус әдәбиятыннан олимпиадада катнашып, район этабында призер булдым. Имтихан куркыта, әлбәттә. Әмма барыннан да бигрәк нәтиҗә көтү дулкынландыра. Төн буе үзеңне мәҗбүр итеп уку дөрес әйбер түгел. Чаманы белергә кирәк. Аннан укудан гайрәт чигәргә мөмкин. Җырларга яратам. Гитарада уйнарга өйрәнәсем килә. Иҗат күңелемә якын. Мәкаләләрем район газетасында, «Көмеш кыңгырау»да чыкты. КФУның чит телләр факультетына укырга керергә җыенам. Авылдан ерак китәсе килми.

Алия Әсхәбиева, Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясе укучысы:

– Имтихан бирүгә караганда да, нәтиҗәләр билгеле буласы көнне күбрәк борчылдым. 100 балл туплавымны төнге сәгать икенче яртыда гына белдем. Башта ышанмыйча тордым, тизрәк әти-әни янына йөгердем. Алар да бик сөенде. Әни нәтиҗәнең югары буласын сизгән кебек, алдан бәлеш пешереп куйган иде. Бергә бәлеш ашадык, чәй эчтек. Аннан соң укытучыларыма яздым. Алар да, дусларым да сөенде. Көн дәвамында котлаулар кабул иттем.

Кечкенә чакта биергә, җырларга яраттым. Өлкән сыйныфларда вакытымны күбрәк укуга багышладым. 8–11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Тырышлыгымның нәтиҗәсе: быел химиядән БДИны 100 баллга тапшырдым. Моның өчен бик тырышып әзерләндем, репетиторга йөрдем, ярты ел онлайн мәктәптә дә укыдым. Шуңа күрә имтихан вакытында бер дә борчылмадым, үземне тыныч хис иттем. Минем өчен җан атучы укытучыларга, ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтемне белдерәм. Киләчәгемне химия белән бәйләргә уйлыйм. Миңа БДИ нәтиҗәләре булышыр дип ышанам.

Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен тырышып укырга, укытучы әйткәнне игътибар белән тыңлап, ул кушканны вакытында үтәп барырга кирәк. Теорияне яхшылап өйрәнгәч, күбрәк практик өлешне эшләгез. Шул вакытта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Олимпиадаларда катнашу да булышты. Төгәл җавапны белмәгән очракта да, аннан чыгу юлын табарга өйрәнәсең. КФУ яки Казан илкүләм тикшеренүләр технологик университетка керергә уйлыйм. Киләчәктә химик-технолог буласым килә.

Алсу Хәлиуллина, Сарман районындагы Җәлил бистәсенең 1 нче мәктәбе укучысы:

– Балачактан күп китаплар укыдым, шигырьләр, хикәяләр яздым. Сәләтемне беренче булып әти-әнием белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Вәлиева күрде. Укытучым мине олимпиадаларда, конкурсларда катнаштыра башлады. 9 нчы сыйныфта рус әдәбиятыннан олимпиаданың төбәк этабында призер булдым. Менә шул чакта әлеге фәннән БДИ тапшырачагымны хәл иттем. КФУның филология факультетына укырга керергә җыенам. Иншалар күп яздым. 11 нче сыйныфта елга утызлап китап укыганмындыр. Югары баллар җыярга теләгем фәнгә карата кызыксынуымны тагын да арттырды. Тик 100 балл җыячагыма шигем бар иде. Нәтиҗәне белгәч, мәктәп елларымны бушка уздырмавымны аңладым. Вакытны дөрес бүлүем, имтиханда үземне тыныч тоту – уңышның сере.

Мәдинә Морзаханова, Мөслим лицее укучысы:

– Әтием табиб булып эшли. Авыр хезмәт икәнен күреп торам, шуңа күрә медицина юнәлеше буенча китмим дигән идем. Тик шулай да химия, биология фәннәреннән имтихан тапшырырга булдым. Өч ел рәттән химия буенча республика олимпиадасында катнашып, призлы урыннар яуладым. Шушы уңышымны күреп, БДИны 100 баллга бирү хыялы туды. Тик хыял белән генә теләгәнеңә ирешү авыррак. Иң мөһиме – максат. Күбрәк укытучы белән әзерләндем, калган вакытта үзем дә биремнәр эшләдем, видео-дәресләр карадым. Күп кеше өчен бу гаҗәп, ләкин мин онлайн курслар алмадым һәм репетиторга да йөрмәдем. Мин ял да итә белдем, кайчагында күпкә дә киткәндер бәлки.

Яшермим, укытучыларның миннән югары нәтиҗә көтүе бераз борчыды. Тик мин аларга, аеруча химия укытучысы Раушания апа Хафаевага, сыйныф җитәкчемә һәм мәктәп директорына бик рәхмәтле. Алар һәрчак терәк булды.

Казан дәүләт медицина университетына укырга керергә телим. Документларны Мәскәү, Ижау вузларына тапшырып карыйм. Гаиләм янына да ешрак кайтасы килә. Күпчелек дусларым, туганнарым башкалабызда булганлыктан, өстенлекне Казанга бирәм.

Татарстанда тарих, рус әдәбияты, химия буенча БДИ нәтиҗәләре

Химия

2154 укучы (узган ел – 1936) тапшырган. Чик баллны 149 укучы уза алмаган. Уртача балл – 69,43 (узган ел – 67,57). Йөз балл туплаучылар саны – 114 (49).

Рус әдәбияты

644 укучы (узган ел – 742) тапшырган. Чик баллны 7 укучы үтә алмаган. Уртача балл – 74,22 (узган ел – 77,93). Йөз балл туплаучылар саны – 80 (109).

Тарих

1404 укучы (узган ел – 1428) тапшырган. Чик баллны 78 укучы үтә алмаган. Уртача балл – 60,91 (узган ел – 62,17). Йөз балл туплаучылар саны – 1 (2).

Математика (профиль дәрәҗәсе)

8 562 укучы (узган ел – 7 245) тапшырган. Чик баллны 170 укучы үтә алмаган. Уртача балл – 68,68 (узган ел – 71,24). Йөз балл туплаучылар саны – 11 (49).

Математика (база дәрәҗәсе)

6 534 укучы тапшырган. Уртача билге – 4,27. 89 укучы белемен күрсәтә алмаган.

Татарстанда укучылары БДИда 100 балл туплаган мәктәпләр

Химия

Чаллыдагы 30 нчы мәктәп – 7 укучы

Казанның Вахитов районындагы 116 нче лицей – 6 укучы

КНИТУның Дубровка битәсендәге сәләтле балалар лицей-интернаты 6 укучы

Чаллыдагы 19 нчы мәктәп – 5 укучы

Чаллыдагы 78 нче лицей – 3 укучы

Казанның Вахитов районындагы 131 нче лицей – 3 укучы

Арчадагы 1 нче мәктәп – 3 укучы

Рус әдәбияты

Казанның Идел буе районындагы 19 нчы гимназия – 4 укучы

Казанның Яңа Савин районындагы 7 нче гимназия – 3 укучы

Казанның Вахитов районындагы 96 нчы гимназия – 3 укучы

Тарих

Казандагы халыкара мәктәп – 1 укучы

Вахитов районының 131нче лицее — 5 выпускников,

Математика (профиль дәрәҗәсе)

КФУның “IT- лицей” мәктәп-интернаты – 4 укучы

“СолНЦе” үзәге – 1 укучы

КФУның Лобачевский лицее – 1 укучы

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү