Бүген “Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025” еллык премиясендә бәйге номинациясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның алдагы сайлауда катнашачагына ышаныч белдергән.
“Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәтлемен. Ул, чыннан да, медицинаны бик яхшы аңлый. Аның киләсе срокка сайланасына ышанам”, – дигән Фоат Әхмәтҗанов.
Зал бу сүзләрдән соң җылы алкышларга күмелгән.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов “Восхождение” реабилитация үзәгендә булып, “Ватанны саклаучылар” фонды координаторлары белән очрашты. Социаль координаторларның берсе Рөстәм Миңнехановның алдагы сайлауда катнашачагына ышаныч белдерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat