Кичә Саба районының “Урман әкияте” ял базасындагы күлдә 15 яшьлек малай суга батып үлде. Бүген малайны җирләделәр.
Ул әбисе һәм әнисенең энесе гаиләсе белән бергә яшәгән.
– Әниләре Казанга китеп эшләп йөри иде. Алар безнең авылга күченеп кайткан үзбәк гаиләсе. Әтиләре ташлап киткән. Әниләре исә өч баласын әнисе һәм энесе гаиләсенә калдырып эшләп йөри иде. Тәртипсез гаилә түгел, – ди Килдебәк авылы фельдшеры Алия Кәримуллина. – Кичә суга баткан егет үз энесе һәм абыйсының малае белән су коенырга бара. Чишмә чыккан салкын урынга эләккәнме, берәү дә белми. Аның батканын туганы хәбәр итә.
Авылдашлары әйтүенчә, суга баткан егетнең исеме Даутбәк булган. Аның сеңлесе һәм энесе калган. 15 яшендә булса да, әле ул 7 нче сыйныфка гына күчкән.
– Бәла аяк астында инде. Авылыбызга нинди кайгы килде. Ана өчен нинди зур хәсрәт инде ул. Без дә елыйбыз, – ди исемен күрсәтмәүне сораган ханым.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat