Мәктәптә атыш вакытында 10нан артык кеше һәлак булган

Австриянең Грац шәһәрендәге бер мәктәптә атыш булган. Фаҗигадә 11 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “ТАСС” Kronen Zeitung газетасы мәгълүматларына таянып яза. Җинаятьче берьюлы ике өлкән сыйныф укучыларын утка тоткан.

Басма мәгълүматлар буенча, атыш оештыруда шикләнелүче үз-үзенә кул салган. Аның мәетен мәктәп бәдрәфендә тапканнар. Һөҗүм итүчегә 22 яшь булган. Шушы мәктәптә укыган һәм үзен мыскыл ителгән булып санаган.

Мәктәптәге барлык кешеләр эвакуацияләнгән. Биредә полиция хезмәткәрләре эшли.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү