Мамадыш районында инде 16 апрельдән бирле тугыз яшьлек малайны эзлиләр. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтындагы мәгълүматларга таянып яза.
Әмир 2015 елның алтынчы августында туган. Югалганчы, буе 140-145 сантиметр чамасы булган. Министрлык сайтында язылганча, йөзе озынча түгәрәк рәвешендәрәк, кыска чәчле, дугасыман кашлы, туры борынлы һәм коңгырт күзле.
Баланы Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге эзли. Малайны күрүчеләрдән сайтта күрсәтелгән телефон аша шалтыратуны сорыйлар.
Хокук саклау органнары районда яшәүчеләрдән, уяулык күрсәтеп, баланы табуда ярдәм кулы сузуны сорый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat