18 июльдән 3 августка кадәр Әлмәт шәһәре кабат этно-модерн үзәгенә әйләнәчәк. Шушы вакыт аралыгында һәр шимбә һәм якшәмбедә “Каракүз” фестивале узачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
«Татнефть» җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин сүзләренә караганда, быелгы фестивальнең төп яңалыгы – аның амбассадоры, ягъни йөзе булуда. “Быел фестивальдә барлыгы 18 мәйданчык эшләячәк. Төп яңалык – “Каракүз”нең амбассадоры булачак. Ул да булса – Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Фестиваль фәлсәфәсенә туры килердәй башка кешене күз алдына китерү кыен. Ул үзенә иң күркәм сыйфатларны туплаган”, – диде ул.
Сәйдә үзе исә әлеге вазифаның җаваплы булуын әйтте. “Фестивальдә беренче тапкыр катнашуым. Дулкынланам. Әмма “Каракүз”не якын күрәм, чөнки мин дә үз иҗатым аша мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшырырга тырышам”, – диде Татарстанның атказанган артисты.
Сүз уңаеннан, быел әлеге чара бишенче мәртәбә оештырыла. Үз тарихында ул 400 меңләп кунак җыярга өлгергән инде. Ренат Мамин фестиваль юбилееның “Татнефть” компаниясе юбилее белән туры килүен дә ассызыклады.
Фестиваль программасында музыка, мода, анимация, бию, заманча театр, аш-су, рәсем сәнгате, юмор, әдәбият, урам мәдәнияте һәм башка юнәлешләр буенча төрле чаралар бар. Алар ялларда узачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat