«ЭкоЯЗ» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

Бүген Казанның “Елмай” паркында “ЭкоЯз” бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган балалар бакчасы, мәктәп, гаиләләр һәм журналистларны котладылар.

– Быел бу бәйге 10 нчы тапкыр үткәрелде. Ике ай эчендә бәйгедә катнашучылар тарафыннан 17 мең чара үткәрелде, 1089 кеше катнашты. Тәрбиячеләр һәм укытучыларга аерым рәхмәтемне җиткерәм. Алар балаларны кечкенәдән табигатьне сакларга, аны яратырга өйрәтә, – диде Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Быел “Иң актив гаилә” номинациясендә катнашкан өч гаиләне бүләкләделәр. Өченче урынга робот-тузансуырткыч, икенче урынга – ноутбук, беренчелекне алучыларга Россия буйлап сәяхәткә юллама бирделәр. Кыскасы, берәү дә буш китмәде. Чистарту икеайлыгында язмалар әзерләгән журналистларны да котладылар. Алар арасында хезмәттәшебез Гөлгенә Шиһапова да бар.
Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйге “Экологик иминлек” илкүләм проекты ярдәме белән тормышка ашырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү